Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 12 градус салкын булачак

Иртәгә Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь темпер...

Иртәгә Татарстанда салкыннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Татарстанда 12 градус салкын булачак
Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төнлә һаваның минималь температурасы һәм көндез максималь температура +2...- 3 градус булачак. Республиканың көнчыгышында -2..-7 градус. Яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә, урыны белән буран.
Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 17 метрга кадәр.
20 ноябрьдә төнлә термометр баганалары -10...-15кә кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -7...-12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Фото: Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/18/197129/

Комментарийлар