Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 11 яшьлек кыз суда баткан

Татарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз суда батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте. Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан. Ул Коштавылы тир...

Татарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз суда батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте.
 
Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан. Ул Коштавылы тирәсендәге зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган. Берникадәр вакыттан соң, бата башлаган. Моны күреп торган берничә кеше берничек тә ярдәм итәргә өлгермәгән.
Баланың мәетен төптән табып, полиция хезмәткәрләренә биргәннәр.
 
Фото: Pixabay
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар