
Синоптиклар фаразлавынча, республикада явым-төшем көтелми, урыны белән – аеруча көнчыгыш төбәкләрдә, томан төшү ихтималы бар. Көньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.
Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә – 4 градус салкын булса, көндез 10 градуска кадәр күтәрелә.
Казанда иртәгә көндезге сәгатьләрдә 9 градус җылы булачак.
Комментарийлар