Татарстанда 1 сентябрьдә алты яңа мәктәп ачыла
Быел Татарстанда 47 мең 362 бала беренче сыйныфка бара. Алар укучылар санын 12 процентка арттырачак. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Т...
Быел Татарстанда 47 мең 362 бала беренче сыйныфка бара.
Алар укучылар санын 12 процентка арттырачак. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда 1 сентябрьдә алты яңа мәктәп ачыла. Аларның өчесе Казанда һәм калган өчесе Чаллы, Түбән Кама һәм Теләчедә. Хәзерге вакытта 28 белем бирү оешмасында капиталь төзекләндерү үткәрелә, ул 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2017 елның 1 сентябренән 2018 елның июленә кадәр 590 гомумбелем бирү оешмасын тикшерде. Кимчелекләрне төзәтү өчен 300ләп күрсәтмә бирелде. Хәзерге вакытта күзәтчелек органы экспертлары мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту буенча тәкъдимнәр үтәлешен тикшерүне дәвам итә.

Комментарийлар