Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта 26 март көнне ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татар...

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта 26 март көнне ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана
Александр Шадриков әйтүенчә, икеайлык дәвамында яшел зоналар, парклар һәм балалар мәйданчыкларын, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар. Шулай ук урман полосаларын һәм яр буе зоналарын җыештыруга аеруча игътибар биреләчәк.
"Икеайлыкның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү һәм торак пунктларны санитар таләпләргә җавап бирерлек хәлгә җиткерү", - диде ул.
Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин булачак. Алексей Шадриков барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2019 хештэгы белән урнаштырылачагын әйтте.
Александр Шадриков батарейкаларны көнкүреш калдыклары белән бергә чүплеккә ташларга ярамавын һәм шуңа күрә аларны аерым җыю оештырылачагын әйтте.
"Батарейкаларның табигатькә зур зыян салуы билгеле. Шуның өчен Дюрасел Раша" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән бергә батарейкалар җыю буенча акция удыру планлаштырылган. Аның өчен мәктәпләрдә батарейка җыю пунктлары булдырылачак", - диде ул.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183341/

Комментарийлар