Татарстан Язучылар берлеге яшел камин янындагы тапшырулары сериясен башлый
Һәр җомга көнне Татарстан Язучылар берлегенең данлыклы яшел камины янында татарның күренекле шәхесләренә багышланган утырышлар барачак. Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип...
Һәр җомга көнне Татарстан Язучылар берлегенең данлыклы яшел камины янында татарның күренекле шәхесләренә багышланган утырышлар барачак. Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган мәгърифәти проект башлап җибәрде.
![ТаÑаÑÑÑан ЯзÑÑÑÐ»Ð°Ñ Ð±ÐµÑлеге ÑÑел камин ÑнÑÐ½Ð´Ð°Ð³Ñ ÑапÑÑÑÑлаÑÑ ÑеÑиÑÑен баÑлÑй](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/05/023.JPG)
5 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү бүлмәсендә урнашкан мәшһүр камин янында проектның беренче чыгарылышы төшерелде. Беренче тапшыру күренекле язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе һәм дин әһеле Ризаитдин Фәхретдингә багышланган иде. Кунаклар күренекле галимнең мирасы, аны бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары турында фикер алыштылар.
Тапшыруда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «Татнефть» карамагындагы «Рухият» хәйрия фонды мөхәррире Рамил Миңнуллин, «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев, Кичүчат авылында Риза Фәхретдин музее мөдире Диләрә Гыймранова, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон катнашты.
Проектның кураторы һәм алып баручысы – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча киңәшчесе Марат Закир.
Татарстан Язучылар берлегенең данлыклы яшел камины янында беренче тапшыруларны сиксәненче еллар азагында Әхәт Мушинский башлап җибәргән иде. Язучының татар халкының күренекле шәхесләре белән әңгәмәләре «У зеленого камина» тапшыруы буларак Татарстан телекомпаниясендә ун ел чамасы дәвам итте.
«Яшел камин янында. Шәхесләребез» утырышының видеоязмалары социаль челтәрләр аша таратылачак.

Комментарийлар