Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлеге «Әдәби көрәш»кә чакыра

Татарстан Язучылар берлеге 1 июль көнне #әдәбикөрәш бәйгесе башлап җибәрде. Ул ике этаптан тора.Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, I этап - онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 июль кө...

Татарстан Язучылар берлеге 1 июль көнне #әдәбикөрәш бәйгесе башлап җибәрде. Ул ике этаптан тора.
Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, I этап - онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 июль көнне ТР Язучылар берлеге бинасында жюри онлайн «әдәби көрәшчеләр» арасыннан, катнашучылар күплегенә карап, 24 яисә 48 финалистны ачыклый.
9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак.
II этап - Әдәби Сабан туе Арча шәһәре стадионы мәйданында язучы, шагыйрь хөкемдарлар алдында үткәрелә.whatsapp-image-2021-07-01-at-10-14-40
 

Фото: https://sptatar.com/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/letters/01-07-2021/tatarstan-yazuchylar-berlege-d-bi-k-r-sh-k-chakyra-5828855


 

Комментарийлар