![220ebe4d6264a9866b5f27c45fd6f420_XL](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/03/220ebe4d6264a9866b5f27c45fd6f420_XL.jpg)
Сәхнәгә чыкканчы ук ул бу сезонга эләгергә теләвен белдерде, чөнки аңа 14 яшь – балалар проектында катнашу өчен бу соңгы чик. Артур матур чыгыш ясады, әмма аңа борылучы булмады. Башта бу хәлдә югалып, каушап калган якташыбыз тиз арада үзен кулга алды. Аның янына сәхнәгә күтәрелгән Дима Биланның кәнәфиенә утырып, үзе "наставник" роленә керде һәм Биланга "зур киләчәк" теләде, кызыл төймәләрнең өчесенә дә басып, залга позитив энергия таратты. Билан, Пелагея, Агутин белән дусларча саубуллашып, якыннары янына ашыкты. Дмитрий Нагиев искиткеч шоу уздыруын әйтеп, Артурны куәтләде, уңышлар теләде.
Комментарийлар