Татарстан Хөкүмәтендә декларацияләрдә хата җибәргән министрларның исемнәрен атадылар
Татарстан Министрлар Кабинетындагы тугыз вәкилнең узган елда алган керемнәре турындагы декларацияләрдә хата табылган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта белдерде.Ул билгеләп үткәнчә...
Татарстан Министрлар Кабинетындагы тугыз вәкилнең узган елда алган керемнәре турындагы декларацияләрдә хата табылган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, республика Президентының бу мәсьәләдә позициясе катгый — барысы да законга нигезләнергә тиеш.
«2017 елда белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерүләрдән чыгып, 9 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Алар - Габделганиев, Вафин, Здунов, Леонов, Нәзиров, Фәттахов, Хамаев, Шәйхразиев һәм Шәйхетдинов», - диде Лилия Галимова.
«Биредә сүз күбесенчә техник пландагы хаталар турында бара. Аларга карата шелтә белдерү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Комментарийлар