Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан хөкүмәте Сочида һәлак булган ир бала гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәк

Татарстан хөкүмәте 3 августта Түбән Камадан Сочида һәлак булган Николай Мальков гаиләсенең кайгысын уртаклаша һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ител...

Татарстан хөкүмәте 3 августта Түбән Камадан Сочида һәлак булган Николай Мальков гаиләсенең кайгысын уртаклаша һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Алдан Түбән Кама мэры Сочида һәлак булган Мальковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашуын, шулай ук гаиләгә бар яклап ярдәм күрсәтү турында вәгъдә итүе хәбәр ителгән иде.
Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм НКНХ, завод җитәкчеләре фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итә.
3 августта әбисе белән Лазаревское бистәсендә ял итүче ир бала яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан. Быел малай 1нче сыйныфка укырга барырга тиеш булган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=o3yxclfqxW8[/embed]
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/05/169133/

Комментарийлар