Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарстан хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша «татарча» түләү мөмкинлеге булачак

"Татарстан хезмәтләре" ("Услуги Татарстана") мобиль кушытмасын татарчага тәрҗемә итәчәкләр, дип хәбәр итә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Фото: http://shahrikazan.com“Татарстан...

"Татарстан хезмәтләре" ("Услуги Татарстана") мобиль кушытмасын татарчага тәрҗемә итәчәкләр, дип хәбәр итә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
f45bd08b98afecd019372b1a3a78a4f6_xl Фото: http://shahrikazan.com
“Татарстан хезмәтләре” кушымтасы аша хисаплагычлар күрсәткечләрен тапшырырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү башкарырга, табипка кабул итүгә язылырга, балалар бакчасы һәм элемтә - барлыгы 17 төр хезмәт өчен түләргә мөмкин.
Кушымтага шулай ук яңа уңай өстәмәләр кертелгән. Шуларның берсе - “Искәртү үзәге". Анда фатир өчен түләү хисабы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында белешмә бирелә. Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә яшәүчеләр дә мәктәп укучысы картасына акча күчертә ала. Шулай ук Yota һәм Tele2 элемтә операторларына кәрәзле элемтә хезмәте өчен түләү күчертергә була. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны, егерме көн эчендә түләгәндә, кайсыларына ташламалар каралганлыгы күрсәтелә.
- Ел ахырына “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасының татарчасы да булдырылачак. Халыкчан итеп әйткәндә, смартфоннарда татар телендәге текстлар-аңлатмалар нигезендә эшләп булачак. Татарча текст республика авылларында яшәүчеләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталыннан иркенрәк файдалануга китерәчәк, - диде Роман Шәйхетдинов.

Комментарийлар