Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан хәрби комиссары Партизаннар һәм яшерен эш алып баручылар көне белән котлады

Бүген Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин республикада яшәүчеләрне Партизаннар һәм дошманга каршы яшерен эш алып баручылар көне белән котлады."Татарстан Республикасы Хәрби комиссар...

Бүген Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин республикада яшәүчеләрне Партизаннар һәм дошманга каршы яшерен эш алып баручылар көне белән котлады.
Pogodin
"Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының личный составы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Партизаннар һәм подпольщиклар көне белән кайнар һәм ихлас котлыйм.
Безнең ил, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә сизелерлек өлеш керткән партизаннар һәм яшерен эш алып баручыларны искә алу уңаеннан, бу бәйрәмне чираттагы тапкыр билгеләп үтә. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар батырлыгының бөеклеге боерык буенча түгел, ә йөрәге һәм намусы кушканга кулларына корал алуда.
Без Җиңү өчен гомерен биргән һәм яшь буынга тыныч киләчәк бүләк иткән Геройларны хөрмәтләп искә алабыз.
Совет халкының фашистларга каршы көрәшүе - безнең әтиләрнең һәм бабайларның батырлык һәм корбанчылык тарихы. Туган җирне саклаучылар һәм азат итүчеләр батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз.
Чын күңелемнән барыгызны да шушы истәлекле дата белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим!"
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар