Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан халкы 23.00 сәгатькә кадәр республика аэропортлары исеме өчен тавыш бирә ала

Бүген 23.00 сәгатьтә “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында тавыш бирү төгәлләнә. Бу хакта проектның рәсми төркемендә хәбәр ителә.“Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларына танылган якташларыб...

Бүген 23.00 сәгатьтә “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында тавыш бирү төгәлләнә. Бу хакта проектның рәсми төркемендә хәбәр ителә.
“Казан” һәм “Бигеш” халыкара аэропортларына танылган якташларыбызның исемен бирү өчен республика халкыннан тавыш җыю 16 октябрьдә башланып киткән иде.
Татарстан Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем бирү өчен танылган якташларыбыздан 40 кандидатураны сайлап алган. Исемнәрнең тулы исемлеге белән палата сайтында танышырга мөмкин.
Үз тавышыңны социаль челтәрләрдәге ВКонтакте һәм Одноклассникида "Великие имена России" - “Россиянең бөек исемнәре” проекты рәсми төркемендә калдырырга була.
Ярымфиналга чыккан 10 кешенең исеме 19 октябрьдә тәкъдим ителәчәк. Халыкара аэропортларга биреләчәк исемнәр 5 декабрьдә хәбәр ителә.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/18/173701/

Комментарийлар