Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан хакимияте студентлар өчен транспорт грантын финанслауны икеләтә арттырачак

Татарстанда студентлар өчен «Транспорт гранты» проектын финанслауны ике тапкыр арттырачаклар – ул елына 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр булачак.Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан яшьләр эшләре минис...

Татарстанда студентлар өчен «Транспорт гранты» проектын финанслауны ике тапкыр арттырачаклар – ул елына 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр булачак.
Татарстан хакимияте студентлар өчен транспорт грантын финанслауны икеләтә арттырачак<br>
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
«Төрле вариантларны анализлап, Татарстан хөкүмәте «Транспорт гранты» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә һәм аны финанслауны ике тапкыр арттырырга карар кылды. Ул елына 30 миллионнан 60 миллион сумга кадәр булачак», — диде Фәттахов.
Өстәмә финанслауны югары уку йортлары да күрсәтә ала. Ә өстәмә акча активистлардан тыш мохтаҗ студентларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк, дип өстәде министрлык башлыгы.
«Акча түләү күләме дә яңадан каралачак, чөнки Казанда һәм Чистайда студентлар транспортына киткән чыгымнар бик нык аерыла», — диде Дамир Фәттахов.
Казанда элек җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрү һәм 50 тапкыр йөрү билетларын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгән иде. Студентлар өчен ярдәм чараларын киңәйтү турында карар кабул иткәндә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре «Студентлар лигасы» һәм югары уку йортлары вәкилләре фикерен исәпкә алды.
«Бездә Казанның транспорт комитеты җәлеп ителгән эш төркеме булды. Мохтаҗ студентларга адреслы ярдәм күрсәтү безнең өчен чыннан да бик мөһим», — дип йомгаклады агентлыкның әңгәмәдәше.


Фото: архив/Александр Эшкинин

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179715/

Комментарийлар