Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан хакимияте социаль челтәрләрдә шәрехләрне тикшерә башлый

Татарстан хакимияте яңа проект эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә чиновниклар социаль челтәрләрдә тискәре характердагы контентны күзәтеп торачак һәм канәгатьсезлек белдерүче интернет кулланучылар бе...


Татарстан хакимияте яңа проект эшләтеп җибәрде.


 

Аның ярдәмендә чиновниклар социаль челтәрләрдә тискәре характердагы контентны күзәтеп торачак һәм канәгатьсезлек белдерүче интернет кулланучылар белән сөйләшүләр алып барачак.
Әлеге проектка республиканың барлык министрлыклары һәм район администрацияләре җәлеп ителде. Мониторинг белән гражданнар мөрәҗәгате белән эшләүче яки мәгълүмати-аналитик бүлек белгечләре шөгыльләнәчәк.
Канәгатьсезлекне Одноклассники, Вконтакте, Фейсбук, Инстаграм, Твиттер социаль челтәрләрендә, Youtube каналында һәм блокларда эзләячәкләр, дип яза «Коммерсантъ».

Комментарийлар