Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан хаҗилары Мәккәдә кунакханәдә корбан ашы оештырган

Кукмара хаҗилары Мәккәдә үз көчләре белән корбан ашы үткәргән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Фото: dumrt.ruТөркем җитәкчесе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җитәк...

Кукмара хаҗилары Мәккәдә үз көчләре белән корбан ашы үткәргән. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
1032 Фото: dumrt.ru
Төркем җитәкчесе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җитәкчелегендә узган чарада “ДУМ РТ хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, шулай ук башка төркем җитәкчеләре, табиблар катнашкан.
Йөз кешегә әзерләнгән табын Коръән укылып, дога кылып башланды, тәкъбирләр әйтелде, зәмзәм суы эчелде. Аннары табында булган ризыклардан авыз ителде, корбан итен пешереп бәрәңге шулпасы бирелде. Ранис хәзрәт хаҗ буенча үзенең фикерләрен, теләкләрен әйтте, диелгән әеге хәбәрдә.
Шулай ук Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмарадан килгән хаҗи, хаҗияләр чыгыш ясаган. Кукмара мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Рузилә абыстай Мәҗитова үзенең киңәш-нәсыйхәтләрен һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, җитәкчелеккә, Ранис хәзрәт Вахитовка, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйткән. Күкшел авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт тә шундый ук сүзләр белән чыгыш ясаган. Мәҗлес дога кылу белән төгәлләнгән.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170481/

Комментарийлар