Татарстан үсәргә тиеш: икътисади кризистан ничек котылырга?
Татарстан илдәге икътисади кризиска аеруча әзер төбәкләрнең берсе. Республиканы камилләштерү юнәлешләре киләсе 5 елга тулысынча билгеләнгән. Ә иң мөһиме, никадәр генә авыр булмасын, Татарстан сәнәгать...
Татарстан илдәге икътисади кризиска аеруча әзер төбәкләрнең берсе. Республиканы камилләштерү юнәлешләре киләсе 5 елга тулысынча билгеләнгән. Ә иң мөһиме, никадәр генә авыр булмасын, Татарстан сәнәгатьне үстерүне, яңа заводлар ачып, халыкны эш белән тәэмин итүне дәвам иттерәчәк...
Билгеле булганча, агымдагы елда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге “Партия лигасы” дип аталган өр-яңа проектны тормышка ашыра башлады. Әлеге фикер алышулар клубында узган беренче очрашу агымдагы елда үткәреләчәк Россия Дәүләт Думасына сайлауларга багышланса, бүген исә биредә республика икътисады, аның киләчәге турында үзара фикер алыштылар.
Киләсе биш елда Татарстан ничек камилләшер?
Дискуссия өчен нәкъ менә шушы теманы сайлау юкка түгел, билгеле. Мәгълүм ки, быел илдә Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Аның кысаларында Татарстанда да халык җыеннары уздырыла башлады инде. Татарстанлыларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – республика икътисадындагы вәзгыять. Кызганыч, валютага бәя күтәрелү, кибетләрдә азык-төлеккә бәя арту халыкны ирексездән борчылырга мәҗбүр итә. Нәкъ менә шуңа күрә “Бердәм Россия” партиясе әлеге темага аеруча зур игътибар бирергә булган да инде.
- Бүгенге көндә икътисади кризисны һәр төбәк үзенчә кичерә. Татарстан исә әлеге тотрыксызлыкка аеруча әзер регионнарның берсе булып чыкты. Мәсәлән, бүгенге көндә Россиядә сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме кимегәннән-кими. Ә без республиканың әлеге күрсәткечне узган ел дәрәҗәсендә саклап кына калмадык, ә бераз үсешкә дә ирештек. Хәзерге шартларда бу бик уңай күрсәткеч, - дип ассызыклады Татарстанның Икътисад министры Артем Здунов.
Әлеге уңай күрсәткечләргә мисал итеп, министр республикада яңа завод һәм предприятиеләр ачылуны, шул рәвешле халыкка өстәмә эш урыннары барлыкка килүне китерде.
- Шунысы сөенечле: республикада сәнәгатьнең ни рәвешле камилләшәчәге ким дигәндә киләсе биш елга тулысынча билгеләнгән. Беренче чиратта, сүз, әлбәттә, инвестицион үсеш турында бара. Өстәвенә, узган ел без “Татарстан-2030” стратегиясен кабул иттек. Әлеге документта Татарстанны камилләштерү юнәлешләре бик төгәл ассызыкланган һәм ул безгә дәүләт программаларын кабул итәргә, бюджет акчаларын дөрес итеп бүләргә ярдәм итә, - дип дәвам итте сүзен министр.
Нефть чыгару гына түгел, авыл хуҗалыгын да үстерү кирәк
Татарстан икътисадын ныгытуда авыл хуҗалыгы тармагына да зур өметләр баглана. Бу шулай ук юкка түгел, билгеле. Мәгълүм ки, республиканың агросәнәгать тармагы узган елны 3,8 процент үсеш белән тәмамлады. Бу – күпмедер дәрәҗәдә импорттан баш тарту өлкәсендәге эшчәнлекнең, санкцияләрнең дә файдасы.
- Илдәге вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы, чыннан да, тотрыклы үсеш күрсәтә. Миңа калса, бу тармак кризиска каршы көрәштә аеруча зур роль уйнарга тиеш. Һәркемгә мәгълүм, соңгы 16 елда без нефтькә бәя үсүгә сөенеп, барча бурыч һәм проблемаларны шушы тармак ярдәмендә хәл итеп яшәдек. “Кара алтын”га бәяләр төшә башлагач исә шактый катлаулы вәзгыять белән очраштык... - дип башлады сүзен Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.
Ул нефть һәм газга бәйлелекне “дөрес түгел” дип атады.
- Россия авыл хуҗалыгын камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә башларга тиеш. Мин ышанам: иртәме-соңмы, Россия дөньякүләм сәүдә базарында иң мөһим урыннарның берсен алып торачак. Без дөньядагы 1,3 миллиард кешене ашата алабыз, - дип саный депутат.
Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы исә Россиядә гомер итүче 38 миллион кешене ашлы итәргә сәләтле.
- Кызганыч, соңгы 5-6 елда табигать безне коры һава торышы белән сынады. Шулай да, Татарстан мондый шартларга шактый тиз җайлаша. Бүгенге көндә республика Россиядә гомер итүче 38 миллион кешене туендырырга сәләтле, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Җитәкче белән Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин да килеште.
- Россия бюджетының 46 проценты – нефть һәм газ тармагыннан кергән акчалар. Бу дөрес түгел. Ә Татарстанда исә бу сан ике тапкырга кимрәк – нибары 22 процент. Бу – республика тиешенчә эшли торган икътисадка таба юл алды дигән сүз,- дип белдерде депутат.
Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев сүзләренә караганда, чыннан да, Татарстан нефть чыгарып кына калмый, ә аны эшкәртү буенча шактый зур үсеш күрсәтә. Бу – нефть бәйлелегеннән котылуның иң дөрес юлы.
Комментарийлар