Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан укучыларын «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестиваленә чакыралар

2019 елның 2-13 февралендә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» VII Медицина фестивале узачак.Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Фестиваль көннәрендә...

2019 елның 2-13 февралендә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» VII Медицина фестивале узачак.
Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль көннәрендә факультетлар презентацияләре, дәвалау оешмалары, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, тренинглар, конкурслар һәм психологик тест узачак.
2 февральдә укучыларны Татарстанның үзәк район хастаханәләрендә һәм Казанның әйдәп баручы дәвалау-профилактика оешмаларында көтәләр.
3 февральдә Казан дәүләт медицина университетында потенциаль абитуриентлар белән ректор Алексей Созинов очрашачак.
4 февральдән 13 февральгә кадәр көн саен 16.00 сәгатьтә КДМУның иң яхшы укытучылары медицина һәм социаль тематикага популяр лекцияләр укыячак. Онлайн трансляцияне университетның сайтында карарга була.
Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм «Таттехмедфарм».
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179747/

Комментарийлар