Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан укучылары Сочида экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында 15 медаль яулады

Татарстан укучылары Сочида узган экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында 15 медаль яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.Олимпиада ярышларында Россиянең 71 регионыннан 230 мәктә...

Татарстан укучылары Сочида узган экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында 15 медаль яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

olimpiada-po-ekologii


Олимпиада ярышларында Россиянең 71 регионыннан 230 мәктәп укучысы катнашты. Татарстанны республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 25 укучы тәкъдим итте.
Ярыш 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр Сочида узды.
Олимпиаданың ябылу тантанасында 17 җиңүче һәм 85 призер дипломнар белән бүләкләнде. Татарстан 15 бүләккә лаек булды, алар арасында икесе җиңүче.
Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына профильле юнәлешләргә имтихансыз керә алалар.
Фото: https://vk.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/24/185125/

Комментарийлар