Татарстан укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды
Татарстан укучылары рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Мәскәүдә 1 апрельдән 6 апрельгә кадәр Россия Ха...
Татарстан укучылары рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәскәүдә 1 апрельдән 6 апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.
Олимпиадада бөтен Россиядән 236 укучы катнашты. Татарстан җыелма командасын Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 8 укучы тәкъдим итте.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы төрле мәктәпләрдән, Россия Федерациясе субъектларыннан укучыларны гына түгел, сәләтле балаларны ачыкларга омтылучы фән хезмәткәрләрен, мәктәп укытучыларын, югары уку йортлары мөгаллимнәрен дә берләштерә.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары: Елена Батракова, Казан шәһәре Вахитов районының 131 номерлы лицееның 9 сыйныф укучысы; Казан шәһәре Вахитов районының 131 номерлы лицееның 10 сыйныф укучысы Татьяна Лукоянова; Анастасия Пиксендеева, Норлат шәһәренең 4 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Комментарийлар