Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган

Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: соци...

Татарстан туристлары утырган автобус Оренбург янында юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
0111 Фото: социаль челтәрләр
Авария Казан – Оренбург трассасының 43нче чакрымында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казан туристларын Соль-Илецк курортына илтүче автобус һәм «Лексус», «Хендэ», «Шкода» автомобильләре һәлакәткә юлыккан.
Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләрнең саны ачыклана.
uyotgde9aeytwqz2ne7w
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар