Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан травматологы: Яшүсмерләр имгәнүдә кроссовкалар сәбәпче

Балалар кыш көне кроссовкаларда йөргәнгә күрә ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәс...


Балалар кыш көне кроссовкаларда йөргәнгә күрә ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сөйләде.


0125

«Безнең проблема – мода. Күрегез әле, яшьләребез нәрсә киеп йөри. Алар кроссовкалардан йөри. Ә бу силикон табанлы җәйге аяк киеме, тотрыксыз һәм бик тайгак. Яшүсмерләр инде берничә тапкыр тубык сөяге, умрау сөяге, кулбашлары сыну белән мөрәҗәгать итте. Барысы да кроссовкаларда йөгерә һәм таеп егыла», – дип белдерде балалар травматологы.

 
Фото: Султан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар