Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачак

Татарстан территориясенә көньяктан җылы һава агымы килү дәвам итә, шуның аркасында республикада тотрыксыз җылы һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр ит...

Татарстан территориясенә көньяктан җылы һава агымы килү дәвам итә, шуның аркасында республикада тотрыксыз җылы һава торышы урнашты. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы урнашачак<br>
Һаваның уртача температурасы 4-5 градуска нормадан артып китә.
7 майда Татарстан көньяк циклон йогынтысында булачак. Һава торышы + 18дән +23 градуска кадәр җылы була. Төнлә урыны белән, көндез күбрәк урыннарда яшен көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
Соңгы дүрт көн дәвамында Татарстанда +22дән +28 градуска кадәр җылытачак. Чәршәмбе көнне, 8 майда, төньяк циклонның төньягында катнаш фронтлар үтү сәбәпле, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар узачак. Аннан киләсе өч көндә явым-төшемнәр көтелми.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185801/

Комментарийлар