Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан таможнясы 2018 елда 14 млн сумлык контрафакт продукция ачыклаган

Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дарулар, тәмәке, кием-салым, аяк киеме еш очраган.2018 елда Татарстан таможнясы, Татар транспорт прокуратурасы, Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзо...

Татарстан таможнясы 2018 елда 14 млн сумлык контрафакт продукция ачыклаган
Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дарулар, тәмәке, кием-салым, аяк киеме еш очраган.


Контрафакт продукциягә каршы көрәш барышында, барлыгы 289 мең 243 берәмлек контрафакт продукция ачыкланган. Узган елның шушы чорында 625 мең сумга 66 берәмлек контрафакт продукция теркәлгән булган.
Таможня контроле барышында, товар чыкканчы 15781 берәмлек контрафакт продукция ачыкланган. Былтыр ул 1 118 берәмлек булган. Контрафакт продукция арасында клеенка, конфетлар, дарулар, тәмәке, кием-салым, аяк киеме еш очраган.
Альберт Мәүлеков 2018 елда товар чыккач 39 таможня тикшерүе үткәрелгәнен әйтте. Аның нәтиҗәләре буенча федераль бюджетка 144 млн сум күләмендә таможня түләүләре һәм штрафлары күчкән. Административ хокук бозулар турында 62 эш, 3 җинаять эше кузгатылган.

 

Фото: архив tatarstan.ru


https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179284/

Комментарийлар