Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан табиблары Ульяновскидан килгән авыруга әнисенең бөерен күчереп утырткан

Татарстан табиблары Ульяновскидан килгән авыруның гомерен саклап калган. Республика клиник хастаханәсе табиблары Татьяна Федуловага бөер күчереп утырткан. Татьянаның әнисе кызына донор булган. Бу хакт...

Татарстан табиблары Ульяновскидан килгән авыруның гомерен саклап калган.
Республика клиник хастаханәсе табиблары Татьяна Федуловага бөер күчереп утырткан. Татьянаның әнисе кызына донор булган. Бу хакта “Россия 1 — Татарстан” телеканалы хәбәр итә.
Кыз 10 ел дәвамында бөерләре җитди авыртудан интегә. Алар эшләүдән бөтенләй туктамасын өчен Федулова һәр көнне махсус процедуралар узу өчен хастаханәгә йөри. Бу аңа шактый кыенлык тудыра. Табиблар бу хәлдән бөер күчереп утыртып кына котылып булуын әйткән.
Җитди операциягә Казан хирурглары алынган. Әнисе аңа донор булган. Операция сигез сәгать барган. Җиде кешедән торган хирурглар бригадасы Татьянага әнисенең бөерен күчереп куйган, хәзер аның өч бөере бар.
Республика клиник хастаханәсе табиблары быел ярты ел эчендә бөер күчереп утырту буенча 10 операция ясаган, шулардан 4 авыру Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр булган.
 
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар