Татарстан спортчысы йөзү буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады
“Р-Спорт” хәбәр итүенчә, Татарстан спортчысы Александр Красных йөзү буенча дөнья чемпионатында кроль стилендә 400 метрга йөзеп, көмеш медаль яулаган. Беренче булып финишка Көньяк Кореядан Пак Тхэ Хван...
“Р-Спорт” хәбәр итүенчә, Татарстан спортчысы Александр Красных йөзү буенча дөнья чемпионатында кроль стилендә 400 метрга йөзеп, көмеш медаль яулаган.
![krasnyh-vyshel-v-final-chr-po-plavaniyu-s-luchshim-rezultatom-na-200-m-krolem_1](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/12/krasnyh-vyshel-v-final-chr-po-plavaniyu-s-luchshim-rezultatom-na-200-m-krolem_1-1024x554.jpeg)
Беренче булып финишка Көньяк Кореядан Пак Тхэ Хван килгән, Красных бер секундтан да әзрәк вакытка соңга калып, 3.35,30 күрсәткече белән икенче урынга чыккан.
Канаданың Виндзор шәһәрендә 7-11 декабрь көннәрендә узучы кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының беренче көнендә үк Россия җыелма командасы ике медальгә ия булды. Красных - көмеш медальгә, Никита Лобинцев, Михаил Вековищев, Владимир Морозов һәм Александр Попков составында Россия йөзүчеләре ир-атларның 4х100 метр эстафетасында кроль стилендә алтын медальгә ия булган.

Комментарийлар