Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан спортчыларына Олимпиадада яулаган медальләре өчен күпме акча түләнәчәге билгеле булды

ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар буенча, Татарстанда Пхенчхандагы Олимпиадада җиңүче спортчыларга бүләк итеп 1,7 дән алып 4 миллионга сумга кадәр акча түләнәчәк.Икенче урын алучыла...

ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар буенча, Татарстанда Пхенчхандагы Олимпиадада җиңүче спортчыларга бүләк итеп 1,7 дән алып 4 миллионга сумга кадәр акча түләнәчәк.
Икенче урын алучылар 2,5 миллион сум, бронза медаль ияләре - 1,7 миллион сум акча алачак.
Шулай ук халыкара һәм россия ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларга айлык стипендия һәм өстәмә түләүләрнең, зур турнирларда җиңүчеләр өчен премияләр күләме расланды. Иң зур стипендияләр Олимпиадада, Паралимпиадада һәм Сурдлимпиадада  алтын медаль яулаучыларга түләнәчәк - аена 90 мең сум.
Спортчыларга айлык стипендияләр һәм тренерларга өстәмә түләүләр бер ел буена түләнә.

Чыганак: prokazan.ru

 
 

Комментарийлар