Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан спортчылары тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукын яулады

Татарстан спортчылары Рафаэль Камалов һәм Лада Филиппова тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукына ия булды. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.21-24 март көн...

Татарстан спортчылары Рафаэль Камалов һәм Лада Филиппова тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукына ия булды. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан спортчылары тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукын яулады
21-24 март көннәрендә Болгариядә II Европа мультиуеннары узды. Ярышларда Татарстан вәкилләре дә катнашты. Чаллыдан Лада Филиппова 73 кг нан югары авырлыкта икенче урын алды. Шулай ук Чаллы спортчысы Рафаэль Камалов 87 кг га кадәр авырлыкта икенче булды. Шулай итеп Рафаэль Камалов һәм Лада Филиппова тхэквондо буенча Европа чемпионатына юлламалар алды.
Өченче урында -  58 кг га кадәр авырлыкта Сергей Кирсанов, 53 кг га кадәр авырлыкта Алена Миронюк, 63 кг га кадәр авырылыкта Роман Лещев булды. Алара барысы да Чаллы спортчылары.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183301/

Комментарийлар