Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. 8 декабрьдә төнлә һәм көндез көчле җил, бозлы яңгыр һәм буран вакытында күз күреме начарлануы көтелә.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне кү...

Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. 8 декабрьдә төнлә һәм көндез көчле җил, бозлы яңгыр һәм буран вакытында күз күреме начарлануы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, шулай ук республикада бозлавык, юлларда кар көртләре барлыкка килә. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарланырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -7..-12 градус, ә урыны белән -13..-18 градус булуы көтелә. Иртән -2..-7 градуска кадәр җылытачак, көндез һава температурасы -4..+1 градуска кадәр күтәреләчәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/07-12-2021/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-buran-m-kar-k-rtl-re-turynda-kis-tte-5844682

Комментарийлар