Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә

11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш...


11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.


027-3

Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш кар явачак, шулай ук буран фаразлана. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.


Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә метеорологлар.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, декабрьнең беренче декадасы Татарстанда аномаль җылы булды. Кышның беренче аеның икенче декадасында да республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар