Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә

Иртәгә, 28 февральдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика терр...

Иртәгә, 28 февральдә, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.sinoptik
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика территориясендә, Казанны да кертеп, көчле кар явачак. Төнлә дә, көндез дә буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк (республика башкаласында җил төнге сәгатьләрдә көчәер дип көтелә). Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк.
 

Фото: архив/Михаил Захаров 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-02-2021/tatarstan-sinoptiklary-buran-bozlavyk-m-kar-k-rtl-re-hakynda-kis-t-5809272

Комментарийлар

Реклама