Татарстан синоптиклары бу атнадагы иң салкын көн турында әйтте
Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген республика тер...
Татарстанда атна дәвамында көчле салкыннар сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген республика территориясендә 28 градуска кадәр салкын көтелә.
Чәршәмбе тагын да салкынрак булачак — төнлә һава температурасы -24...-29 градус салкын, урыны белән -32 градус булачак. Бу көнннәрдә явым-төшем ихтималы аз.
18 февральдә шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -23…-28 градус, көндез -16…-21 градус фаразлана.
Җомга һәм шимбә вазгыять үзгәрми диярлек. Төнлә һава температурасы -20…-27 градус, көндез -15…-20 градус булуы көтелә.
Белгечләр республикага аномаль салкыннар килүне арктик циклон белән бәйле дип саный.

Фото: https://tatar-inform.tatar/
Комментарийлар