Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан шәһәрләрен "яшел билбау" белән уратып алырга мөмкиннәр

Киләсе ике елда Казанны һәм башка зур шәһәрләрне урман полосалары - яшел "билбау"лар уратып алачак.  Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга ТР Хөкүмә...

Киләсе ике елда Казанны һәм башка зур шәһәрләрне урман полосалары - яшел "билбау"лар уратып алачак.
 
Бу хакта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга ТР Хөкүмәте Йортында ясаган чыгышында белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Равил Кузюров, 2019-2020 елларга исәпләнгәнчә, Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли "яшел пояс" утырту эшләре башлануын җиткерде. "Әлеге урманнар буенча регламент эшләнәчәк, болар – яклаучы урманнар, аларның сагында урман инспекторлары торачак", – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.
Яшел пояс - якындагы төзелеш территорияләрен чикләп торган ачыклык ул. "Яшел билбау"лар Концепциясе беренче тапкыр Бөекбританиядә Эбенезер Ховард (1850-1928) тарафыннан тәкъдим ителгән. Ховард әлеге Концепцияне шәһәрләрне яшелләндерү планнарында - кешеләр яшәгән торак урыннарын индустрия зоналарыннан аерып кую өчен кулланган. Кислородка бай яшел зоналарда күңел ачу, ял итү урыннары төзү каралган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171020/

Комментарийлар