Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан сәнәгать парклары федераль бюджеттан ярты миллиард сум акча алачак

Федераль бюджеттан Татарстан сәнәгать парклары үсешенә «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе» проекты кысаларында 543 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акчаны өч сәнәгать паркын төзү һәм үсте...

Федераль бюджеттан Татарстан сәнәгать парклары үсешенә «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе» проекты кысаларында 543 млн сум акча бүлеп бирелгән. Акчаны өч сәнәгать паркын төзү һәм үстерүгә тотарга планлаштыралар. Алар «Теләче», «Саба» һәм «Химград» индустриаль парклары, - дип сөйләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Татарстан сәнәгать парклары федераль бюджеттан ярты миллиард сум акча алачак<br>
«Агымдагы елда илкүләм проектлар эшли башлады. Татарстан быел инфраструктураны үстерү өчен 500 млн сумнан артык акча алачак», - дип хәбәр итте Габделганиев.
«Саба» һәм «Теләче» индустриаль паркларында төзелеш эшләрен киләсе елның беренче кварталында ук тәмамларга планлаштыралар, ә «Химград»та төзелеш 2021 елга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанның тагын бер сәнәгать паркы — «Сокуры» резидентлар белән тулган инде һәм аны тиздән киңәйтергә планлаштыралар.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187203/

Комментарийлар