Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары итеп Альмир Абашев билгеләнде

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифасына Альмир Абашев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Альмир Абаше...

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифасына Альмир Абашев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

almir-abashev-foto-minzdrav-tatarstan-ru


Альмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. 1998 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина университетын тәмамлый.
2000-2002 елларда - Республика клиник вертеброневрология үзәгенең бүлек мөдире, табиб-неврологы.
2002-2003 елларда - «Обсерватория» Республика балалар туберкулез санаторие баш табибы.
2003-2012 елларда - 3нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.
2012-2019 еллар да - 2нче Республика клиник хастаханәсенең баш табибы.
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
Фото: minzdrav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185045/

Комментарийлар