Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урында
Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били. Россия төбәкләрендә җиңел автомобильләр сату күрсәткечләрен өйрәнгән «Автостат Инфо» агентлыгы белдерүенчә, быел республикада 40 634...
Татарстан Россиядә җиңел машиналар базарында дүртенче урынны били. Россия төбәкләрендә җиңел автомобильләр сату күрсәткечләрен өйрәнгән «Автостат Инфо» агентлыгы белдерүенчә, быел республикада 40 634 автомобиль сатылган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 214 222 җиңел машина сатылган. Ике каланың базарлары гомумроссия күләмендә 24,3 процентны тәшкил иткән.
Рейтингны Мәскәү җитәкли, анда өч кварталда 149 999 автомобиль сатылган. Икенче урын Мәскәү өлкәсенә туры килә - 71 473 автомобиль, ә өченче - Санкт-Петербургта (64 249).
Татарстаннан соң дүртенче булып Краснодар крае (34 567) тора.
Беренче унлыкка шулай ук Самара өлкәсе (30 786), Башкортстан (30 219), Ростов өлкәсе (24 163), Свердловск өлкәсе (23 596), Түбән Новгород өлкәсе (21 673) кергән.

Комментарийлар