Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре умарталарны кышлыктан чыгару буенча киңәшләрен бирде

Яз – бал кортлары тормышында җаваплы чор, диләр «Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре.  Әгәр кыш яхшы узса, умарталарны кышлыктан чыгарырга ашыкмаска да...

Яз – бал кортлары тормышында җаваплы чор, диләр «Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре.
 
Әгәр кыш яхшы узса, умарталарны кышлыктан чыгарырга ашыкмаска да була. Һава температурасы +10-12 градуска җиткәндә аларны чыгара башларга кирәк, ә умарталар шаулый һәм ояларыннан чыга башласалар, аларны +6-8 градуста да чыгарырга мөмкин.
Белгечләр әйтүенчә, умарталарның очуын күзәтеп торсаң, аларның торышын бәяләп була. Анасыз умарталар оясыннан бал кортлары бик сүлпән оча – алар оя алдына куелган очып чыгу тактасыннан ерак китмиләр, шунда гына кереп-чыгып йөриләр, аларның дулкынлануы сизелә. Умарталар күпләп үлгәндә һәм ризыклары аз булганда да аларның очулары көчсез була. Язгы чорда һәр ояда кимендә 8 кг бал һәм перга белән 1-2 рам булырга тиеш.
Умарталар очып кайтканнан соң начар очучыларына беренче ярдәмне күрсәтергә кирәк. Умарталарны өстәмә рәвештә шикәр эремәсе белән тукландыру яхшы. Ул бер ояга 500 грамм исәбеннән куелырга тиеш.
Үги-ана яфрагы чәчәк ата башлагач, урта хәлле һәм көчле ояларга ясалма кәрәзләр белән рамнар куярга кирәк. Умарталар рамның 66%ын ясап бетергәч, аны диафрагмага күчерәләр, ә аның урынына яңаны куялар, моны оя яңа ясалган кәрәзләр белән тулганчы дәвам итәләр. Умартачылар белергә тиеш, бу вакытта ояларда яшь бал кортлары барлыкка килә, алар балавыз бүлеп чыгаралар, әгәр кәрәзләр белән рамнар куймасаң, алар оя төбенә төшеп югалалар.
 
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар