Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды

Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йорт...

Татарстан Республикасында шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш буенча республика конкурсына йомгак ясалды. 
Конкурс нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән берлектә, 2019 елның 24 гыйнварында конкурс комиссиясе утырышын уздырды, анда шәһәр округлары һәм муниципаль районнар арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш билгеләнде.
Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, беренче урын өчен һәр номинациядә  җиңүчегә 1 млн. сум билгеләнгән, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урынга – 200 мең сум. Гомуми фонд  11,7 млн. сум.
Конкурс 25 декабрьдән 25 гыйнварга кадәр алты номинация буенча республика җирлекләре арасында уздырылган.
Киңәшмәдә моңа багышланган ролик та күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов беренче урыннар өчен дипломнар тапшырды.
Муниципаль районнар арасында Буа муниципаль районы җиңү яулаган.
Казан шәһәрендәге районнар арасында үзәк Яңа ел чыршысын бизәү буенча Совет районы алга чыккан.
Түбән Кама шәһәре, Саба муниципаль районы, Чүпрәле муниципаль районы һәрберсе, үз номинациясендә беренче урынны яулап, диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары да быел Яңа ел бәйрәме мәйданнарын яхшы әзерләгәннәр. Аның фикеренчә, мондый конкурслар бик мөһим.

Комментарийлар