Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Республикасы президенты сигез чаллылыны бүләкләде

25 февраль көнне Шәһәр Советының ХХХ утырышында сигез шәһәрдәшебез төрле бүләкләргә лаек булды. Дәүләт бүләкләрен ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.Татарстан Республикасы Президенты Указы нигез...


25 февраль көнне Шәһәр Советының ХХХ утырышында сигез шәһәрдәшебез төрле бүләкләргә лаек булды. Дәүләт бүләкләрен ТР президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.



Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республиканың төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Камгэсэнергострой» капиталь төзелеш идарәсе генераль директоры Альберт Петров «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендәБанк эшен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән«АКИБАНК» акционер коммерциячел ипотека банкы (гавами акционер җәмгыяте) идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов бүләкләнде.

Илебезнең машина төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален «КАМАЗ» тышкы сәүдә компаниясенең транспорт экспедициясе һәм таможня рәсмиләштерүе буенча генераль директор урынбасары МөбәризГөләхмәтовка тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Электротранспорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең эксплуатация бүлеге күчмә составын чыгару буенча контролеры Татьяна Коноваловага «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендә күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Ф. Г. Әхмәрова исемендәге 4нче балалар шәһәр сырхауханәсе консультатив-диагностика бүлегенең табиб-балалар хирургы  Юрий Печерицега “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Чаллы икмәге» акционер җәмгыятенең камыр куючысы Рәмзия Миңнебаевага бирелде.

Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә 3нче балалар музыка мәктәбенең аккордеон классы укытучысы Ольга Чигилова лаек булды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямовка белдерелде.


http://nabchelny.ru/

Комментарийлар