Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов һәм...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларда үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с Председателем ПАО "Промсвязьбанк"
Петром Михайловичем Фрадковым
Татарстан Президенты сүзләренчә, республиканың Промсвязьбанк белән конструктив мөнәсәбәтләре урнашкан. Ул дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыру һәм кайбер зур дәүләт контрактларын алып бару өчен терәк банк була.
Очрашуда Татарстан белән «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Фрадков документка имзаларын куйдылар.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с Председателем ПАО "Промсвязьбанк"
Петром Михайловичем Фрадковым
Килешү буенча, республика Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә социаль-икътисади үсеш өчен хезмәттәшлек итәчәк.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184634/

Комментарийлар