Татарстан профсоюзлары Кырымда сатып алган шифаханә июнь аенда эшли башлый
Кырымның элек Украина олигархы Игорь Коломойский милке булган "Форос" шифаханәсе беренче ял итүчеләрне июнь аенда кабул итәчәк. Бу хакта Кырым парламентының шифаханә-курорт комплексы һәм туристлык ко...
Кырымның элек Украина олигархы Игорь Коломойский милке булган "Форос" шифаханәсе беренче ял итүчеләрне июнь аенда кабул итәчәк. Бу хакта Кырым парламентының шифаханә-курорт комплексы һәм туристлык комитеты рәисе Алексей Черняк белдергән.
"Форос" шифаханәсе февраль башында Симферопольда узган аукционда 1 миллиард 428 миллион сумга сатылган иде, объектны Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе сатып алды.
"Шифаханә директорының планнары зурдан. Ул бу сезонда эшли башлый. Июнь аенда ачыла, әмма вакытлыча. Сезон ахырында шифаханә тулы капиталь ремонтка ябыла", - дигән Черняк Кырымның "Россия сегодня" радиостанциясе эфирында. Аның сүзләренчә, тора-бара шифаханә ел буе эшләү режимына чыгарга, шул исәптән юкка чыккан дәвалау-сәламәтләндерү комплексын торгызырга ниятли, дип яза "Новости" РИА.

Комментарийлар