Татарстан Президенты Ханты-Манси округы халкының кайгысын уртаклашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автоном округы – Югра губернаторы Наталья Комаровага кайгы уртаклашу мөрәҗәгатен юллады, дип хәбәр итә "Татар-информ".4 декабрьдә Төмән – Ханты-Манси...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханты-Манси автоном округы – Югра губернаторы Наталья Комаровага кайгы уртаклашу мөрәҗәгатен юллады, дип хәбәр итә "Татар-информ".
![5](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/12/5-1024x682.jpg)
4 декабрьдә Төмән – Ханты-Мансийск автомобиль юлында автобус, ике җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә, 12 кешенең гомере өзелде. Аларның 11е - балалар. Соңгы мәгълүматлар буенча, 18 бала авыр хәлдә хастаханәдә ята. 5 декабрь матәм көне булып игълан ителгән иде.
“Һәлак булганнарның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, һәлакәттә зыян күргәннәргә тизрәк терелергә телибез”, - диелә республика җитәкчесенең юлламасында.

Комментарийлар