Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты тантаналы төстә WorldSkills җиңүчеләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу минутларда WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән тантаналы төстә очрашты. Чара Казан Кремлендә үтте."Во...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу минутларда WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән тантаналы төстә очрашты. Чара Казан Кремлендә үтте.
Татарстан Президенты тантаналы төстә WorldSkills җиңүчеләре белән очраша
"Ворлдскиллс" чемпионатында Россия җыелмасы икенче урынны алды һәм бу җиңүгә Татарстаннан катнашучылар да зур өлеш кертте. Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп Президент.
Рөстәм Миңнеханов чемпионат мирасының Татарстанда кадрлар үсешенә әле озак еллар хезмәт итәчәген аңлатты. "Сез икътисадның реаль секторында кирәк булачаксыз, сез - безнең горурлык", - диде ул чемпионатта катнашучыларга.
Президент чемпионатта җиңүне карьера старты һәм алдагы җиңүләр нигезе дип атады.

  • WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/26/194304/

Комментарийлар