Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты Таҗикстанның Россиядәге илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең Дүшәнбегә рәсми сәфәрен...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең Дүшәнбегә рәсми сәфәрен әзерләү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
0101-3
«Очрашу барышында Татарстан делегациясенең Дүшәнбегә рәсми сәфәре хакында фикер алыштылар. Ул быелның 19-20 мартына планлаштырылган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Сәфәр кысаларында Татарстан һәм Таҗикстанның эшлекле даирәләре катнашында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән бизнес-форум үткәрү күздә тотыла.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181754/

Комментарийлар