Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты призына ат чабышларында Рамзан Кадыйров атлары беренче һәм икенче килде

"Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. Приз фонды - 3 млн сум....

"Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. Приз фонды - 3 млн сум. Ярышларда барлыгы 10 ат чабышты.
2750 Фото: Салават Камалетдинов
"Си Коуд" кушаматлы атта мастер-жокей Х. Улубаев беренче килде. Икенче урында - шулай ук Рамзан Кадыйровның аты, "Сирт" кушаматлы атта мастер-жокей А. Альбердиев. Өченче урында - "Год Дрим" аты (хуҗасы - "Тимерхан" спорт комплексы, Татарстан). Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүләкләде, дип хәбәр итә Татар-информ ИА,

Комментарийлар