Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты кайнар нокталарда хезмәт иткән хезмәткәрләр белән игътибарлырак булып эш итәргә кушкан

Тынычлык бистәсендәге атыштан соң, Татарстан Президенты  кайнар нокталарда хезмәт иткән хезмәткәрләр белән игътибарлырак булып эш итәргә кушкан.Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында хокук саклау органнар...


Тынычлык бистәсендәге атыштан соң, Татарстан Президенты  кайнар нокталарда хезмәт иткән хезмәткәрләр белән игътибарлырак булып эш итәргә кушкан.




6c8e2034a92b12fb3241cea3a7ddfb70_XL


Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында хокук саклау органнары вәкилләре белән координацион киңәшмә уздырды. Президент сүзләренчә, кайнар нокталарда хезмәт иткән кешеләргә вакытында тиешле социаль-психологик ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары күрсәтелергә тиеш. Бу мондый кешеләрнең гражданнар тормышына яраклашуы өчен кирәк.


Исегезгә төшерәбез, нәтиҗәдә өч кеше һәлак булган, тагын ике кеше яраланган трагедия 14 апрель көнне Казанның Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт-уку базасы территориясендә булды. Якынча мәгълүматларга караганда, эчке эшләр органнарының элеккеге хезмәткәре Сергей Иванов кешеләргә ут ачкан. Аны тоткарлау вакытында, ул автоматтан, гранатадан ата башлаган һәм ут ачу нәтиҗәсендә үлгән, дип хәбәр ителә. Атыш нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасына да зыян килгән, бу транспорт чарасына берничә пуля эләккән.


Гадәттән тыш хәл Чечня сугышы ветераны, Эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәре Сергей Иванов гаебе белән килеп чыккан, дип фаразлана.



http://intertat.ru

Комментарийлар