Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты, Истанбул аэропортындагы терактка бәйле рәвештә, Төркия халкының кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Истанбулдагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Республика Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Истанбул мэры Кадыйр Типбашның кайгысын уртаклашты. «Татарстанлылар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Истанбулдагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Республика Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Истанбул мэры Кадыйр Типбашның кайгысын уртаклашты. 
56cdb6d5553cf1456322261328
«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Истанбул шәһәренең «Ататөрк» халыкара аэропортындагы һөҗүм аркасында бик күп кеше һәлак булуга бәйле рәвештә, Төркия халкының кайгысын уртаклашам, – диелә Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән телеграммада. – Бу коточкыч җинаятьнең рәхимсезлеге йөрәкләрне тетрәндерә, шундый җинаять кылганнар, һичшиксез, җәзасын алырга тиеш. Без Төркия халкы белән бергә бу авыр хәсрәт ачысын уртаклашабыз, гаепсез кешеләрнең һәлак булуына кайгырабыз, бу рәхимсез фаҗигадә зыян күргәннәрнең туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәбез. Төркиянең барлык гражданнарына бу авыр көннәрдә күркәм сабырлык телибез».
 
Соңгы мәгълүматлар буенча, корбаннар саны 41 кешегә җиткән. Алар арасында 10 чит ил гражданы һәм ике гражданлыклы 3 кеше. 239 кеше яраланды, шул исәптән  РФның 1 гражданины.
 
Чыганак: ТР Президенты матбугат хезмәте.

Комментарийлар