Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә берничә очрашу уздырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә чит илләр компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырды.Royal Philips компани...


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә чит илләр компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырды.
Royal Philips компаниясенең халыкара базарлар буенча директоры Хенк де Йонг белән сөйләшүләр барышында медицина үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләре каралды. Уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар, шул исәптән республика территориясендә атом-төш медицина кластерын булдыру турында да.
Тагын Рөстәм Миңнеханов United Phosphorus җитәкчелеге белән очрашты. Агрохимик компания - авыл хуҗалыгы культураларын яклау өчен чаралар җитештерүче бөтен дөньяга мәгълүм компанияләрнең берсе, ул химик продукция һәм башка химикатлар җитештерү белән шөгыльләнә. Очрашуда ашламалар җитештерү өлкәсендәге хезмәттәшлек ихтималы каралды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов форум кыслараында берничә сессиядә катнашты. Шулардан: «Технологияләрне тикшереп торуның киләчәк чикләре» (глобаль технологик лидерлык өстенлегенең сәүдә, инвестицияләр һәм оборона өлкәсендәге идарә формалашуга йогынтысы), «Стратегик инфраструктураның киләчәк чикләре» (хәзерге заманның глобаль инфраструктур проектларының стратегик асылы), «Региональ дипломатия/Россия-Европа» (Россия һәм Евросоюз үзара мөнәсәбәтләренең перспективалары).

http://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1387412.htm

Комментарийлар