Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк

"Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарында булганда. Ул язгы кыр эшл...

"Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Ютазы һәм Азнакай муниципаль районнарында булганда. Ул язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
7 Фото: http://tatarstan.ru
Ютазы районына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә, авыл хуҗалыгы басулары өстеннән самолетта очып узды. “Уңыш”, “Тукай исемендәге”, “Агро-Мир”, “Нәбиуллин И.М.”, “Таң” агроберәмлекләре территорияләрендә язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Пакер” һәм “Басэт” предприятиеләре продукциясе, “Урыссу” сәнәгать мәйданчыгы резидентлары товарлары белән танышты. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда төзелеп беткән Урыссу гимназиясенең яңа бинасын карап чыкты.
Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашу “Союз-Агро” ҖЧҖнең терлекчелек комплексы территориясендә узды. Монда районда игелүче авыл хуҗалыгы культуралары һәм халык һөнәрчеләренең кул эшләре күргәзмәсе оештырылан иде.
Рөстәм Миңнехановны җирле халык һөнәрчеләре товарлары экспозициясе кызыксындырды. Татарстан Президенты сувенир продукцияне республика дәрәҗәсенә җиткерергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанда матчлар узачак, мондый кулдан эшләнгән товарлар башкала кунакларының күңеленә хуш киләчәк.
Басулардагы ситуация турында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, чәчү азагына якынлашып килә. Бүгенгә эшләрнең 90 проценты башкарылган, 61,2 мең гектардан 55 меңе чәчелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яз озак килү сәбәпле, республикада чәчү эшләре гадәттәгедән соңрак башланды. Тагын һәр районның үз үзенчәлеге: туфрак төрле вакытларда өлгерә, техника булу-булмау һәм башка мәсьәләләр.
“Шуңа да карамастан, республикада чәчү кампаниясе яхшы оештырылганга күрә, якындагы 3-4 көн эчендә чәчү төгәлләнәчәк, тагын берничә культураны гына чәчәсе калды. Күп хуҗалыклар чәчүне тәмамлады инде. Без әйбәт нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - диде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов “Союз-Агро” ҖЧҖ терлекчелек комплексын карап чыкты.

Комментарийлар