Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестивален киңрәк яктыртуны сорады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестиваленең зона этапларын мәгълүмати яктыртуны киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗа...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестиваленең зона этапларын мәгълүмати яктыртуны киңәйтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале активистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуда әйтте.
Татарстан Президенты «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестивален киңрәк яктыртуны сорады<br>
«Гала-концерт кына түгел, зона этаплары да мөһим. Әйдәгез, бу турларны яктырту өчен программа эшлик. Зона ярышларында катнашучы кешеләргә үзләрен телевизордан күрү мөһим, ә кемдер туган кешесен күрсә - бу да бик күңелле бит. Иң мөһиме, катнашучылар һәркемнең мөмкинлекләре барлыгын аңласын», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү – соңгы елларда республикада хуплана торган өстенлекле юнәлеш, диде. «Татарстан икътисадының реаль секторы лаеклы рәвештә тәкъдим ителүенә аерым игътибар бирәбез. Эшче кеше - уңай мәнфәгатьләре һәм мавыгулары булган яхшы гаилә хуҗасы да ул», - диде ул.
Встреча с активистами и победителями фестиваля творчества работающей молодёжи "Наше время - Безнең заман".
Татарстан Президенты фикеренчә, фестивальгә әзерлек эре һәм урта компанияләрнең эшче коллективларында уңай мохит тудыра. Ул Татарстан предприятиеләрендә эшләүче иҗади яшьләрне төрле республика вакыйгаларында катнашырга чакырды. Казан мэры Илсур Метшинга Татарстан башкаласында уза торган чараларда республиканың төрле районнарыннан килгән яшьләрне җәлеп итәргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашу өчен эре предприятиеләргә берьюлы берничә команда оештырырга тәкъдим итте. «Күләм булырга тиеш. Алар зона ярышларында катнашсыннар иде. Аннары җыелма команда формалаштырып була», – диде ул. «Безнең вакыт – Безнен Заман» фестивале киләчәктә дә Татарстан хакимияте тарафыннан хупланачак, дип ышандырды.

  • «Наше время – Безнен Заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале 2013 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Ел саен анда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181788/

Комментарийлар